Казан шәһәренең ишү спорт төрләре буенча олимпия резервы спорт мәктәбе укучысы Диләрә Сакурова (тренеры – Минһаҗева Айсылу Мансур кызы) академик ишү буенча «Беларусь Республикасының ачык беренчелеге» халыкара ярышларында парлы дүртле (4хЖЮА) дисциплинасында көмеш призер булды.
Турнир 27 июльдән 29 июльгә кадәр Беларусь Республикасының Заславль шәһәрендә узды.