Юбилейлы унынчы велосипед йөреше Гаилә елына багышланды һәм меңләгән шәһәр халкын һәм кунакларын җыйды.
Велофест 17 августтан 18 августка каршы төндә узды. Старт һәм финиш урыны – «Казан» гаилә үзәге. Маршрутның озынлыгы Казанның тарихи өлеше һәм Елга аръягы районы буенча 14 километр тәшкил иткән.