Казанда Чирәмдәге хоккей буенча «Милләтләр кубогы» халыкара турниры узачак

2024 елның 20 августы, сишәмбе

21-28 август көннәрендә «Чирәмдәге хоккей үзәге»ндә (Оренбург тракты, 11) ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары һәм клуб командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча «Милләтләр кубогы» халыкара турниры узачак.

Турнир Россия Федерациясе территориясендә чирәмдәге хоккейны популярлаштыру һәм чирәмдәге хоккей буенча спорт чараларын оештыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, шулай ук тренер кадрларының һөнәри әзерлеген арттыру һәм иң көчле командаларны ачыклау һәм Россия спортчыларының спорт осталыгын камилләштерү максатларында үткәрелә.

«Милләтләр кубогы»нда Россия һәм Беларусь Республикасы җыелма командаларының дүртәр ир-ат һәм хатын-кыз командасы, юниорлар составы катнашачак.

Россия Федерациясе җыелма командасы составында тренер Араик Маргарян җитәкчелегендә «Динамо-Ак Барс» ЧХК уенчылары чыгыш ясаячак.

Кубокны ачу тантанасы 22 августта 15:30 сәгатьтә була.

Турнирны оештыру һәм уздыру белән Россия Спорт министрлыгы, «Россия чирәмдәге хоккей федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей Федерациясе» Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Россия чирәмдәге хоккей федерациясе раслаган баш судьялар коллегиясе (алга таба – БСК) җитәкчелек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International