Татарстан спортчылары тхэквондо буенча ИФО чемпионатында уңышлы чыгыш ясады

2024 елның 20 августы, сишәмбе

16-18 август көннәрендә узган тхэквондо буенча Идел буе федераль округы чемпионатында Татарстан спортчылары күп кенә медальләр яуладылар.

Татарстан Республикасы данын Тольяттидагы ярышларда Казан, Яр Чаллы һәм Алабуга спортчылары яклады, аларның күбесе ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятеннән иде.

Шәхси беренчелектә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:

Ирләр

54 кг

3 урын – Захар Басов, Яр Чаллы (ТР «Динамо», «Кэмпо» көрәшләр мәктәбе)

58 кг

2 урын – Камил Гиниатуллин Яр Чаллы (ТР «Динамо», «Кэмпо» көрәшләр мәктәбе)

63 кг

1 урын – Роберт Швецов, Казан (ТР Спорт министрлыгы, КазУОР)

68 кг

1 урын – Семен Фролов Казан (ТР Спорт министрлыгы, КазУОР)

2 урын – Азат Кадргулов, Казан (КФКиС, «Ак Бүре» урта мәктәбе)

3 урын – Данил Дәүләтшин, Яр Чаллы (ТР «Динамо», «Кэмпо» көрәшләр мәктәбе)

80 кг

1 урын – Мөслим Ахтаев, Яр Чаллы (ЦСКА, «Кэмпо» көрәшләр спорт мәктәбе)

3 урын – Эмиль Алиев, Яр Чаллы (ТР «Динамо», «Кэмпо» көрәшләр мәктәбе)

87 кг

1 урын – Данил Леваев, Алабуга (ТР «Динамо», 2 нче урта мәктәп)

87+ кг

2 урын – Игорь Гедминас, Яр Чаллы (ТР «Динамо», «Кэмпо» көрәшләр мәктәбе)

Хатын-кызлар

49 кг

2 урын – Кристина Чебанова, Яр Чаллы (ТР «Динамо», «Кэмпо» көрәшләр мәктәбе)

53 кг

1 урын – Елизавета Рожина, Яр Чаллы (ТР «Динамо», «Кэмпо» көрәшләр мәктәбе)

3 урын – Рамилә Яруллина, Казан (КФКиС, «Олимпиец» спорт комплексы)

57 кг

2 урын – Анастасия Погорелова, Казан (ТР Спорт министрлыгы, КазУОР)

62 кг

3 урын – Зарина Фәсхетдинова, Казан (ТР Спорт министрлыгы, КазУОР)

67 кг

2 урын – Елизавета Нестеренко, Казан (КФКиС, «Ак Бүре» ФСО урта мәктәбе)

Команда беренчелегендә Татарстан Республикасы командасы, пьедесталның иң югары баскычын хуҗалардан – Самара өлкәсе җыелмасыннан (1294) калышып, 2 урынны (1035 балл) яулады. 3 урында-Ульяновск тхэквондистлары (393).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International