Динамо хәрәкәте ветераны Александр Плюшкинның яңа казанышлары

2024 елның 20 августы, сишәмбе

16 августтан 18 августка кадәр Санкт-Петербургта «Нева-мастерс» Бөтенроссия регатасы узды. Ветераннар арасында академик ишү буенча ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән 220 спортчы катнашты.

Ярышларның беренче көнендә Динамо хәрәкәте ветераны, Татарстан Республикасы «Динамо» ОГО ФСО ветераннар советы рәисе, атказанган спорт мастеры Александр Плюшкин үзенең иптәшләре – Мәскәү клубташлары Геннадий Астахов, Андрей Андреев һәм загребный Андрей Синицин («Адмирал Ушаков» ишкәкчеләр клубыннан) белән дүртле көймәдә рульсез узышларда көмеш медальләр яуладылар.

Икенче көнне ветеран-динамовчылар, Ольга Титаренко, Анна Арефьева, Наталья Жигулевцева һәм Юзефа Мазур (Санкт-Петербург шәһәренең «Стрела» ишкәкчеләр клубы) белән берләшеп, рулевая Мария Земская белән сигезле экипажында финал заездында өченче булып финишка килеп, регатаның бронза призерлары булдылар.

Александр Василий улы Плюшкинны һәм аның иптәшләрен ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International