«Милләтләр кубогы»нда «Ак Барс-Динамо» хоккейчылары уйнаячак

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Казанда 22 августта ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча «Милләтләр кубогы» халыкара турниры ачыла. Тантана чирәмдәге хоккей үзәге территориясендә узачак.

Хатын-кызлар турнирында дүрт команда: Россия һәм Беларусь Республикасының милли һәм яшьләр җыелма командалары катнаша.

Турнирда катнашу өчен Россия җыелма командасының тренерлар штабы тарафыннан Казанның «Ак Барс-Динамо» клубыннан 11 спортчы чакырылган. Милли команданың төп составында капкачы Ангелина Яшина, сакчылар Екатерина Макагонова, Александра Стариенко һәм Виктория Чепурнова, һөҗүмчеләр Эльза Гобәйдуллина, Богдана Садовая, Юлия Сартакова, Даяна Юшкова чыгыш ясаячак. Яшьләр өчен капкачы Кристина Пацан, ярымсакчы Анастасия Захарина һәм һөҗүмче Мария Захарина уйнаячак.

Милләтләр кубогы хатын-кызлар турниры уеннары календаре:

22 нче август

10:00 — Беларусь Җыелмасы — Беларусь Җыелмасы-2

12:00 — Россия Җыелмасы — Россия Җыелмасы-2

15:30 — ачылу тантанасы

23 нче август

10:00 — Беларусь Җыелмасы — Россия Җыелмасы-2

12:00 — Россия Җыелмасы — Беларусь Җыелмасы-2

24 нче август

10:00 — Россия Җыелмасы-2 — Беларусь Җыелмасы-2

12:00 — Россия Җыелмасы — Беларусь Җыелмасы

25 нче август

ял көне

26 нчы август

10:00 — ярымфинал №1 — 2 урын-3 урын

14:00 — ярымфинал №2 — 1 урын-4 урын

27 нче август

10:00 — 3 урын өчен матч — 1нче я/ф оттыручы-2 нче я/ф оттыручы

14:00 — Финал — 1 нче я/ф җиңүчесе-1 нче я/ф җиңүчесе

17:30 — ябылу тантанасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International