Бөгелмә аграр көллияте хезмәткәрләре «ГТО белән сәламәтлек көне»ндә катнаштылар

2024 елның 20 августы, сишәмбе

20 августта Бөгелмә аграр көллиятендә «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «ГТО белән сәламәтлек көне» узды.

Чарада көллият хезмәткәрләре һәм укытучылары ГТО нормативларын үтәделәр. Программага кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, гимнастика скамьясында басып алга авышу, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү (1 минут эчендә), гимнастика скамьясына таянып кулларны бөгү һәм җәю, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм җәю, катнаш хәрәкәтләнү, пневматик винтовкадан ату кертелгән. Көндә барлыгы 40тан артык көллият хезмәткәре катнашты.

Чарада катнашучыларның барысы да яхшы физик әзерлек күрсәттеләр, бик күп ләззәт һәм энергия алдылар. Хәзер алар үзләренең лаеклы ГТО билгеләрен түземсезлек белән көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International