Россия һәм Беларусь җыелма командалары Казанда Чирәмдәге хоккей буенча «Милләтләр кубогы»н уйнатачак

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

22-28 август көннәрендә Казанның чирәмдәге хоккей үзәгендә ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча «Милләтләр кубогы» халыкара турниры узачак. Анда Россия һәм Беларусьның хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командалары, шулай ук юниорлар командалары катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спорты бүлеге башлыгы Раиф Вафин хәбәр итте.

«Без «Милләтләр кубогы»н инде дүртенче тапкыр уздырабыз. Сигез команда катнашачак: һәр илдән дүртешәр команда. Конкуренция лаеклы. Турнирның матур һәм мавыктыргыч булачагына ышанабыз. Спортчыларга уңышлар телисе генә кала, иң көчлеләр җиңсен», — дип өстәде спикер.

Россия спортчыларына хәзер халыкара ярышларда катнашу бик мөһим. Шуңа күрә аларда уен практикасы җитәрлек булган альтернатив система булдырырга кирәк. «Милләтләр кубогы» — бу юнәлештә зур адым, дип ышана Россиянең чирәмдәге хоккей федерациясе вице-президенты Ирина Слаутина.

«Без Европаның үз спорт ярышлары системасы, Азиянең үз системасы булуын аңларга тиеш. Без Россия территориясендә кызыклы һәм конкуренциягә сәләтле турнирлар системасын булдырырга телибез. «Милләтләр кубогы» белән бер үк вакытта Азия чемпионатына сайлап алу [турнирлары] да уза, шуңа күрә киләсе елда без бирегә аннан дус илләр дә килә алсын өчен даталарны төзәтәчәкбез», — дип аңлатты ул.

Россиянең ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары турнирга бары тик җиңүгә генә өмет белән килә, өстәвенә, аларның халыкара матчларга кадәр ачлыгы бар. Татарстан җирендә уйнау аеруча күңелле булачак, дип ассызыклады илнең хатын-кызлар җыелма командасының баш тренеры Олег Потапов.

«Мин Казанга беренче тапкыр гына килмим. Әзерлек, оештыруның югары дәрәҗәсе һәрвакыт таң калдыра. Биредә тамашачылар үзенчәлекле, тамашачылар бик яхшы, искиткеч стадион, Россиядә иң яхшысы. Җыелма әзер, Кубокны яулау бурычы тора, бездә альтернатива юк», — дип ышандырды ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International