Бүген Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт комитеты оешуга 30 ел тула

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

1994 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 405 номерлы карары белән Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт комитеты оештырыла, аның җитәкчесе Марат Мансур улы Бариев була. Дәүләт комитеты Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте өлкәсендә дәүләт җайга салуын һәм тармакара координацияне гамәлгә ашыручы беренче республика дәүләт идарәсе органы булды.

2001 елда Марат Бариев Татарстан Республикасында беренче яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры була. Хәзерге вакытта Ведомство 3 аерым оешмага бүленгән – ТР Спорт министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитеты. Спорт министрлыгын 2018 елдан Владимир Александр улы Леонов җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International