Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итү башланды

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.

Премиягә дәгъва кылучыны күрсәтү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.

Премия бирелә:

- Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары өчен, граждан җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган фәнни тикшеренүләре өчен;

- Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш кертүләре өчен.

Премиягә дәгъва кылучылар комитетка түбәндәге документларны тапшыралар:

а) премиягә дәгъва кылучыны күрсәтү турында үтенечнамә;

б) премиягә дәгъва кылучының анкета күрсәткечләре;

в) премиягә дәгъва кылучының премиягә тәкъдим ителгәнгә кадәр бер ел өчен эшчәнлеге турында мәгълүмат;

г) премиягә дәгъва кылучының Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат;

д) премиягә дәгъва кылучының проектларын (инициативаларын) гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ирешелгән социаль эффект турында күрсәтмә күзаллау бирә торган гамәлгә ашырылган проектларның (инициативаларның) тасвирламасы һәм өстәмә материаллар.

Дәгъва кылучыларның документлары 2024 елның 20 августыннан 23 сентябренә кадәр (кертеп) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99. 

Өстәмә мәгълүмат – https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm сылтама буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International