ТР балалар һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча беренче министр Марат Бариевның котлавы

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле яшьләр сәясәте өлкәсе җитәкчеләре һәм белгечләре,республика яшьләре!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1994 елның 22 августындагы 405 номерлы карары нигезендә төзелгән Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты оешуның 30 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Нәкъ менә шушы вакыйга, шулай ук Татарстан Республикасының «Яшьләр турында»гы законы (1993 ел) республикада дәүләт яшьләр сәясәтен эзлекле гамәлгә ашыруның башлангыч ноктасы булды, шул вакыттан башлап яшьләр һәм җәмгыять мәнфәгатьләрендә дәүләт дәрәҗәсендә актив эш башланды.

30 ел эчендә күп нәрсәләр эшләнде, күп нәрсәләрне искә төшерергә мөмкин: яңа яшьләр учреждениеләре, яңа иҗтимагый яшьләр оешмалары булдыру, илдә беренче «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә ярдәм итү турында»гы канун, ТР Президенты М. Ш.Шәймиев Указы нигезендә игълан ителгән Яшьләр елы (2001 ел) һәм башкалар. Чыннан да киеренке, кызыклы эш башкарылды. Бу 30 ел эчендә яшьләрнең бер генә буыны да үсеп җитмәгән, аларның күбесе бүген Татарстанның һәм Россиянең барлык тармакларында да уңышлы эшли.

Хәзерге вакытта яшьләр сәясәте ТР рәисе Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән ышанычлы рәвештә үсә. Республикада яшьләр эшләре буенча мөстәкыйль Министрлык төзелү дә шуны раслый. Федераль дәрәҗәдә яшьләр сәясәтенә җитди игътибар бирелә, «Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында» Федераль закон да кабул ителде.

Дәүләт комитетын төзү көненең III Казан Глобаль яшьләр саммиты ачылу белән туры килүе Татарстан яшьләр сәясәтенең халыкара дәрәҗәдә дә үсүен раслый.

Мин хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм һәм барыгызны да Татарстан дәүләт яшьләр сәясәтенең 30 еллыгы белән котлыйм! Оптимизм, яшьләр дәрте, барлык планнар һәм проектларның тормышка ашуын телим.

М. М. Бариев

22.08.2024

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International