Татарстан башкаласында «Милләтләр кубогы» старт алды

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

22 августта Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары арасында чирәмдәге хоккей буенча «Милләтләр кубогы» халыкара турниры старт алды һәм беренче уеннар узды.

Рәсми ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясе башкарма директоры Салават Гайсин, Россиянең чирәмдәге хоккей федерациясе вице-президенты Ирина Слаутина, Белоруссиянең чирәмдәге хоккей федерациясе башкарма директоры Александр Грачев, ярышларның баш хөкемдары, чирәмдәге хоккей федерациясе ярышларны үткәрү комитеты җитәкчесе Сергей Смирнов катнашты.

Мәртәбәле кунаклар һәм оештыручылар «Милләтләр кубогы»нда катнашучыларны Россиянең Дәүләт флагы көне, турнир ачылу белән котладылар һәм барысына да матур һәм уңышлы уеннар теләделәр.

Исегезгә төшерәбез, ярышларда Россия һәм Беларусьның ир-атлар һәм хатын-кызлар милли һәм яшьләр җыелма командалары катнаша, алар составында Казанның «Динамо-Ак Барс» һәм «Ак Барс-Динамо» клублары уенчылары чыгыш ясый.

Аннары Югары Ослан районы Куралово авыл җирлеге башлыгы Роман Тарасовка, Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозовка, «Комсомолец» транспорт компаниясе генераль директоры Роман Каштановка Россиянең һәм Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Салават Гайсин Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе, Татарстан Республикасы «Динамо» ОГО ФСО рәисе Әсгать Сәфәров кушуы буенча «СВО зонасына гуманитар йөк китергәндә югары оештыру сәләте, шул ук вакытта батырлык һәм профессионализм күрсәткән өчен, физик культура һәм спортны үстерүгә, динамо хәрәкәтен пропагандалауга һәм популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен» истәлекле медальләр тапшырды.

Беренче уен көнендә 4 матч булды:

Хатын-кызлар турниры

- Беларусь җыелмасы 4:1 Беларусь җыелмасы-2

- Россия җыелмасы 10:0 Россия җыелмасы-2

Ир-атлар турниры

- Беларусь җыелмасы 1:0 Беларусь җыелмасы-2

- Россия җыелмасы 9:2 Россия җыелмасы-2

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International