Кинология спорты буенча Татарстан командасы Россия чемпионатының бронза призеры булды

2024 елның 23 августы, җомга

Ярышлар 17-19 август көннәрендә Мәскәү өлкәсенең «Maxima Park» комплексында узды.

Илебезнең иң яхшы спортчылары (222 катнашучы) арасында шаяртмыйча көрәштә безнең кызлар кинология спорты буенча Россия чемпионатының бронза призерлары булдылар.

Екатерина Казанкова һәм бордер колли Диего - Макси категориясендә икебәйгедә 3 нче урын (58 катнашучы). Екатерина Калинина һәм шпиц Грейт – Той категориясендә 3 нче урын (42 катнашучы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International