6-12 август көннәрендә #SIBURCAMP лагерен тәмамлаучыларның иң талантлылары Түбән Камада «Нефтехимик» ФК профессионаллары җитәкчелегендә стажировка үттеләр. Бу вакыт эчендә яшь футболчылар яраткан уеннары турында күбрәк белә һәм спорт осталыгы дәрәҗәсен күтәрә алдылар.
Ел саен #SIBURCAMP җәйге спорт лагере «Футбол мәктәбе» һәм «Баскетбол мәктәбе» проектларының йомгаклау этабы булып тора, аларны СИБУР компаниясе «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында гамәлгә ашыра. Быел компаниянең 12 төбәгеннән 110 яшь спортчы тренировкаларга һәм мастер-классларга йөрде, яңа дуслар тапты һәм һөнәри күнекмәләрен арттырды. Лагерьның иң яхшы футболчылары төп приз — Түбән Камада стажировка отты.
Атна дәвамында финалистлар – Томскидан Дмитрий Петров һәм Екатерина Бугаева, Воронеждан Дмитрий Бочаров һәм Свободный шәһәреннән Екатерина Корж — үзләренең яраткан уенының серләрен белделәр һәм осталыкларын камилләштерделәр.
Балалар футбол клубы стадионында булдылар, анда илнең иң яхшы командалары арасында матчлар уза һәм шәһәрнең төп командасы белән уртак тренировкаларда катнаштылар. Футболчылар алар өчен клуб базасы буенча экскурсия үткәрделәр. Шимбә көнне балалар «Знаковое место» – «Билгеле урын» фестивалендә булдылар.
Атна бик уңышлы үтте. Көн саен-ике тренировка, анда яшь футболчылар «Нефтехимик» тренерлары җитәкчелегендә уен классын күтәрделәр, ә кичләрен алар өчен мәдәни-күңел ачу чаралары оештырдылар. #SIBURCAMP җиңүчеләре белән эшләгән һәркем билгеләп үткәнчә, балалар бик дус, дисциплиналы, яңа танышуларга ачык, аралашуга шат һәм бер-берсенә ярдәм итәргә әзер.
«Футбол – безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда иң популяр команда спорты төре. Хәзерге һәм үткәннең барлык бөек уенчылары беренче дәрәҗәдәге йолдызлар булды, чөнки кемдер аларның талантын вакытында карый алды, яраткан спорты белән шөгыльләнә башларга мөмкинлек бирде, — дип билгеләп үтте «Нефтехимик» футбол клубының хатын-кызлар командасы остазы Екатерина Мөбәрәкшина. - Мин яшь кунакларыбызның күзләре ничек янганын, аларның уен белән бәйле барлык нәрсәләр белән чын күңелдән кызыксынуларын күрдем. Мондый инициативалар балаларның үзләре өчен дә, тулаем Россия спортының киләчәге өчен дә бик мөһим дип ышанам».
Оештыручылар барлык балаларга да истәлекле бүләкләр бүләк иттеләр, ә төп бүләк онытылмаслык хис-кичерешләр булды. Бәлки, проектта катнашучыларның берәрсе өчен Түбән Камада проект зур спортка юл ачачак.
«SIBURCAMP — футбол мәктәбе» проекты эшләү дәверендә анда Россиянең төрле шәһәрләреннән 1500дән артык бала катнашты. 2024 елда сайлап алу күнегүләре программасына беренче тапкыр мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен модуль кертелде.
Мәгълүмат өчен:
СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы 2016 елның 1 февралендә компания эшчәнлегенең барлык төп шәһәрләрендә эшли башлады һәм иң мөһим иҗтимагый өлкәләрне: мәдәният, шәһәрләр үсеше, мәгариф һәм фән, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, әйләнә-тирә мохитне саклау, инклюзия һәм волонтерлыкны үз эченә алган җиде юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Программа турында тулырак мәгълүматны www.formula-hd.ru сайтында карап була.