«Ак Барс-Динамо»-2010 – «Alga Cup» турниры җиңүчесе

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Казанның «Ак Барс-Динамо» хоккейчылары 2010 елгы командалар арасында алкалы хоккей буенча «Alga Cup» сезон алды турнирында җиңү яулады. Турнир 2024 елның 19-23 августында Казанның «Форвард» спорткомплексы бозында узды.

Ярышларда 6 команда катнашты: «Ак Барс – Динамо» (Казан), «Ямал» (Салехард), «Металлург» (Новокузнецк), «Торос» (Нефтекама), «Биектау» (Биектау), «ЦСК ВВС» (Самара).

Барлык биш матчта да казанлылар җиңү яулап, 15 очко җыеп, 1 нче урынны алдылар.

Көмеш медальләрне «Металлург» хоккейчылары алды (10 очко), бронза медальләрне «Торос» уенчылары алды (9 очко).

Турнир нәтиҗәләре буенча үз амплуаларында иң яхшы хоккейчылар билгеләнде: капкачы – Артем Михайлов («Металлург»), сакчы – Ислам Камалов («Ак Барс-Динамо»), һөҗүмче – Илья Зинченко («Ак Барс-Динамо»). Иң яхшы бомбардир – Казан динамочысы Никита Шалин, иң яхшы ассистент – аның клубташы Ринат Хәсәнов.

Командаларда иң яхшы уенчылар булып түбәндәгеләр танылды: Евгений Гиев («Ямал»), Степан Литвинов («Металлург»), Владислав Волчков («Биектау»), Рамил Хәсәнов («Торос»), Даниил Овечкин («Ак Барс-Динамо»), Иван Ветренко (ЦСК ВВС).

Барлык нечкәлекләр – турнир сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International