Әлмәттә Галиев истәлегенә Турнир башланды

2024 елның 25 августы, якшәмбе

Әлмәт янә «Татнефть» компаниясе генераль директоры Ринат Гыймаделислам улы Галиев истәлегенә уздырылган турнирда катнашучыларны каршы ала. 24 августта ярышларны ачу тантанасы булды һәм беренче хоккей ярышлары узды.

Бу юлы «Нефтяник» хоккей әзерлеге үзәгендә 24-28 август көннәрендә 2013 елгы командалар уйный. Катнашучылар арасында – Хоккей академиясенең өч командасы: «Ак Барс» (Казан), «Ак Барс-Нефтяник» (Әлмәт) һәм «Ак Барс-Динамо» (Казан), шулай ук «Торпедо» (Түбән Новгород), «Лада» (Тольятти) һәм «Нефтехимик» (Түбән Кама).

Беренче көнне өч матч узды:

- «Ак Барс – Динамо» - «Нефтехимик» - 3:6

Иң яхшы уенчылар: Леонид Евремов – Алексей Салтыков

- «Ак Барс – Нефтяник» - «Лада» - 4:7

Иң яхшы уенчылар: Артем Кондратьев – Ярослав Забурдаев

- «Ак Барс» - «Торпедо» - 5:2

Иң яхшы уенчылар: Тамерлан Кәримов Тамерлан – Самир Әләветдинов

Уеннар календаре

Шимбә, 24 август

11.15 – «Ак Барс – Динамо» – «Нефтехимик» (Арена 1)

13.45 – турнир ачылышы (Арена 1)

14.00 – «Ак Барс-Нефтяник» – «Лада» (Арена 1)

16.30 – «Ак Барс» – «Торпедо» (Арена 1)

Якшәмбе, 25 август

10.30 – «Нефтехимик» – «Ак Барс» (Арена 1)

10.30 – «Торпедо» – «Ак Барс-Нефтяник» (Арена 2)

13.00 – «Лада» – «Ак Барс-Динамо» (Арена 1)

Дүшәмбе, 26 август

10.30 – «Нефтехимик» – «Торпедо» (Арена 1)

10.30 – «Ак Барс» – «Лада» (Арена 2)

13.00 – «Ак Барс-Нефтяник» – «Ак Барс-Динамо» (Арена 1)

Сишәмбе, 27 август

10.30 – «Лада» – «Нефтехимик» (Арена 1)

10.30 – «Ак Барс-Динамо» – «Торпедо» (Арена 2)

13.00 – «Ак Барс-Нефтяник» – «Ак Барс» (Арена 1)

Чәршәмбе, 28 август

08.00 – «Торпедо» – «Лада» (Арена 1)

09.30 – «Ак Барс» – «Ак Барс-Динамо» (Арена 2)

10.00 – «Ак Барс-Нефтяник – «Нефтехимик» (Арена 1)

12.45 – турнирның ябылуы

Турнирның турыдан-туры трансляцияләрен «Ак барс» Хоккей академиясе ресурсында VK видеода карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International