Нәҗметдинов исемендәге Республика олимпик резерв спорт мәктәбендә рус һәм йөзклеткалы шашка буенча Идел буе федераль округы чемпионатына һәм беренчелегенә йомгак ясадылар

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

29 августтан 4 сентябрьгә кадәр Казанда Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге Республика спорт мәктәбе бинасында 9, 11, 14, 17, 20 һәм 27 яшькә кадәрге спортчылар арасында рус һәм йөзклеткалы шашка буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда округка кергән 14 төбәктән 200дән артык шашкачы катнашты. Барлык катнашучыларга да бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Медаль зачетында (чемпионат һәм беренчелекнең 8 дисциплинасы нәтиҗәләре буенча) урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Башкортстан Республикасы – 64 медаль (16 алтын-24 көмеш-24 бронза)

2 урын – Удмуртия Республикасы – 33 (15-10-8)

3 урын – Татарстан Республикасы – 30 (12-6-12)

Ярышларда 10 төбәкнең шашкачылары медаль яулады.

Җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге белән Татарстан Республикасы шашка федерациясе сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International