Россиянең гамәлдәге чемпионы Владислав Артемьев Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумының спорт уеннары кысаларында узган ВЭФ Кубогының III халыкара турнирында җиңүче булды.
Турнирда Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Белоруссия, Монголия, Вьетнам, Кытай, Һиндстан, Бразилия, Казахстан һәм Кыргызстан шахматчылары катнашты. Шулай ук Ерак Көнчыгыш федераль округының барлык төбәкләре дә тәкъдим ителде.
Турнирның җиңүчесе финалда билгеләнде, ул армагеддон форматында тәмамланды. Анда ВЭФ-2023 Кубогында җиңгән Владислав Артемьев һәм 2022 елгы турнир җиңүчесе Павел Понкратов очрашты. Шулай итеп, Владислав Артемьев узган елгы титулын яклады.
ВЭФның III Кубогында җиңүе белән гроссмейстерны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. «Чын күңелдән барыгызны да Владислав Артемьев йөзендә Татарстан шахмат мәктәбенең искиткеч казанышлары белән котлыйм», - диелә котлау текстында. Телеграммада Татарстан шахмат федерациясенең күпьеллык президенты Геннадий Захаровның казанышлары аерым билгеләп үтелде.
Исегезгә төшерәбез, августта Владислав Артемьев Барнаулда Россия чемпионаты суперфиналында җиңеп, ике тапкыр Россия чемпионы булды.