Татарстан спортчысы Арина Факимова «Алтын көз»нең көмеш призеры булды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

11 сентябрьдә Татарстан башкаласында уза торган «Алтын көз» Бөтенроссия ярышларында 2010-2012 елгы рапирачы кызлар арасында шәхси беренчелек булды. Ярышларда 261 спортчы катнашты.

Мактау пьедесталының икенче баскычына Казан шәһәренең Динамо фехтование мәктәбендә тәрбияләнүче Арина Факимова күтәрелде. Ул Курск өлкәсеннән Ульяна Белыхка гына биреште. Бронза медальләрне Полина Гончаров (Оренбург) һәм Арина Савкаева (Мәскәү) алды.

Шулай ук «Megastar» фехтование кибетенә сертификат белән бүләкләнгән Казан кызы Арина Шубинаны да билгеләп үтәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International