12 сентябрьдә Яр Чаллыда бокс буенча Мэр Кубогы узды. Боз сарае аренасына Россиянең һәм башка илләрнең атаклы боксчылары чыкты. Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары төрле авырлык категорияләрендә спортчыларның берничә мавыктыргыч көрәшенә шаһит булдылар.
Мэр Кубогына Россия боксчысы Игорь Свиридченков лаек булды. Ул америкалы Райан Пиноны җиңде.
Чаллыдан килгән боксчы, «Олимпийский» спорт мәктәбе укучысы Антон Зайцев WBA Asia титулы өчен көрәштә Үзбәк спортчысы Азизбәк Абдугофуровны җиңде.
Яр Чаллы Мэры Наил Мәһдиев:
«Безнең шәһәрдә зур спорт бәйрәме узды. Профессиональ бокс кичәсенә безнең танылган олимпия спортчылары, яшь һәм профессиональ боксчылар килде. Сугышлар мавыктыргыч килеп чыкты. Кубокларны Игорь Свиридченковка һәм чаллылы Антон Зайцевка тапшырырга шат идем».
Спорт тамашасын шәһәр администрациясе ярдәмендә Автоград бокс федерациясе оештырды.