Казанның Динамо командасы фиджитал-хоккей уйнаячак

2024 елның 13 сентябре, җомга

Казанның «Ак Барс-Динамо» һәм «Ак Барс» хоккейчылары изге кенәз Александр Невскийның II Бөтенроссия спорт уеннарында уйнаячак

12 сентябрьдә Түбән Новгородта изге кенәз Александр Невскийның II Бөтенроссия спорт уеннарын ачу тантанасы булды. Уеннарга рәсми старт Александр Невский соборы каршындагы мәйданчыкта бирелде. Чарага 8000нән артык кеше килде.

Ачылу тантанасында Россиянең 68 төбәгеннән, шул исәптән илнең яңа төбәкләреннән катнашучы командалар, шулай ук Беларусь Республикасы командасы парады узды. Йөрешне I Бөтенроссия спорт уеннарында изге кенәз Александр Невскийны җиңгән Кемеров өлкәсе җыелмасы җитәкләде.

Ачылышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары Александр Никитин мөрәҗәгать итте. Физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча патриарх комиссиясе рәисе Мурманск һәм Мончегорск митрополиты Митрофан II Бөтенроссия спорт уеннарында катнашучыларга изге изге кенәз Александр Невскийның Патриарх сәламләвен җиткерде

Уеннар 15 сентябрьгә кадәр узачак. Программа 6 төп дисциплинаны үз эченә ала: 3×3 баскетбол, ГТО, самбо, өстәл теннисы, шахмат һәм мини-футбол. Шулай ук онлайн-шахмат буенча турнирлар һәм фиджитал-хоккей буенча фестиваль булачак.

Фиджитал-хоккей буенча ярышларда Казанның «Ак Барс-Динамо» һәм «Ак Барс» спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашачак. Татарстан Республикасы данын һәм аның башкаласын Түбән Новгородта Егор Левагин, Әмир Гатауллин, Альмир Хәсәнов, Марат Нургалиев һәм Мартин Макшаков, шулай ук «Волна» спорт мәктәбе вәкилләре яклаячак. Фиджитал-хоккей буенча турнир 13-14 сентябрьдә узачак.

Изге кенәз Александр Невский уеннарын ябу тантанасы 15 сентябрьдә «Нагорный» боз сараенда узачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International