Динамо рапирачылары артыннан Казанда уза торган «Алтын көз» Бөтенроссия ярышларында медальләр копилкасын Татарстан кылыччылары тулыландырды.
Кылыч белән ярышучылар турниры 13-15 сентябрь көннәрендә узды. Фехтование буенча РОРСМда тәрбияләнүчеләр ике мәртәбә мактау пьедесталына күтәрелделәр.
Шәхси беренчелектә ярышларның бронза призеры Кристина Миленькая булды. Шулай ук команда зачетында Татарстан җыелма командасы да бронза медаль яулады-1. Аның составында республика данын Ева Абсәләмова, Кристина Миленькая, Лия Николаева һәм Самина Сафина яклады.