Татарстан рапирачылары командасы «Алтын көз» Бөтенроссия ярышларында бронза яулады

2024 елның 13 сентябре, җомга

2010-2012 елгы рапирачылар өчен «Алтын көз» Бөтенроссия ярышларында команда турнирының йомгаклау көне 12 сентябрьдә кызу сугышлар белән тулды. Егетләр арасында 46 команда, кызлар арасында 68 команда катнашты.

Казан шәһәренең фехтование мәктәбендә тәрбияләнүче кызлар көндәшләрен уңышлы җиңеп чыктылар. Ярымфинал очрашуында безнең спортчыларыбыз каты көрәштә Курск өлкәсе командасына оттырдылар. Ә менә 3 урын өчен Мәскәү командасы белән очрашуда бронза медальне упкындырмадык.

Мактау пьедесталының өченче баскычына Татарстанның яшь динамовчылары Вероника Артемьева, Самира Исмәгыйлева, Арина Факимова һәм Арина Шубина күтәрелде.

Финал бәйгесендә Курск өлкәсе җыелмасы Санкт-Петербург җыелмасын җиңде.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда узган ярышларда шәхси беренчелектә Татарстан рапирачысы Арина Факимова көмеш медаль яулады.

13-15 сентябрьдә – кылыччылар, 16-18 сентябрьдә шпагачылар арасында «Алтын көз» медальләре уйнатылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International