Бүген спорт туризмы буенча бөтенроссия яшьләр фестивалендә катнашкан татарстанлылар белән очрашу узды. 7 нче өлеш

2013 елның 19 октябре, шимбә
1-6 октябрь көннәрендә Сочида Шахе елгасы үзәнлегендә спорт туризмы буенча бөтенроссия яшьләр фестивале узды. Татарстан делегациясе составына, спорт туризмы буенча Саратов өлкәсендә узган Идел буе федераль округы беренчелегенең велотуризм һәм җәяүле туризм буенча ярышларында катнашучылар (1991-1997 нче елгы балалар) кергән. Бүген республика данын яклаган делегация вәкилләре белән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында очрашу узды. Очрашуда министр Рафис Борһанов, аның урынбасары Сергей Иванов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Спорт туризмы федерациясе вице-президенты Илгизәр Хәйруллин катнашты.
Яшүсмер спортчылар рәсми затларга нинди ярышларда уңышларга ирешүләре хакында сөйләделәр. Велотуризм буенча команда Яшел Үзән шәһәренең 6 нчы санлы “Бригантина” балалар-үсмерләр мәктәбе спортчылары белән тәкъдим ителгән. Җәяүле туризм буенча Казанның Мәскәү районындагы “Балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты” өстәмә белем бирү учреждениесе спортчылары чыгыш ясаган. Яшь туристлар җәяүле дистанциядә, су һәм тау дистанцияләрендә лаеклы төстә чыгыш ясауга ирешкән һәм беренче урынга билгеләнгән. Команда ярышларынгнан тыш, велотуризм буенча шәхси ярышлар үткәрелгән. Валентина Винокурова “фигуралы йөртү” дистанциясендә беренче урынга лаек булган. Шушы ук дистанциядә Илназ Гыйбадуллин һәм Сергей Золотухин икенче һәм өченче урыннарны алган. Велоралли дистанциясендә Валентина Винокурова һәм Виталий Максимов үсмерләр арасында өченче урынны яулаган. Ә Илназ Гыйбадуллин һәм Марат Зыятдинов кушылмасы ир-атлар арасында шулай ук өченче урында.
Татарстан егетләре һәм кызлары ориентлашу спорт төрендә катнашмаулары турында хәбәр итте. Моңа җавап итеп, сүз уңаеннан Рафис Борһанов яшь чакта үзенең ориентлашу спорт төре белән мавыгуын шәрехләп үтте. Министр бу юнәлешнең кызыклы, әмма авыр булуын билгеләп узды.
Очрашуда катнашучылар һәммәсе дә яшьләр арасында спорт туризмын киңрәк тарату мөһимлеге турындагы фикер белән килеште. Команда тренеры Владимир Баранов велосипедларда спорт белән шөгыльләнүче яшьләргә дә игътибарны көчәйтүне сорады.
Ренат Тимерҗанов спорт туризмы буенча һәрбер ярышта яшүсмерләрнең үз-үзләрен ныграк танытырга тырышырга тиешлеген, үз тәкъдимнәрен кертү, популярлаштыруга омтылыш булырга тиешлеген билгеләп узды. “Сез бу спорт төрләрен пропагандаларга тиешсез, без сезгә ышанабыз. Күпләр шимбә-якшәмбе көннәрендәге пассив ялдан актив ялган күчсә иде”, – ди ул.
Яшүсмерләр билгеләп узганча, аларның яшьтәшләре арасында үзләрен спорт туризмына багышларга теләүчеләр бик аз. Күпләр бу юнәлештә шөгыльләнә башласа да, аннары бу шөгыльне ташлый. Рафис Борһанов бу проблеманың спорт туризмына гына кагылмавын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, су тубы, ишү кебек спорт төрләрендә дә яшүсмерләр җыелма командасын туплау тренерларга шактый кыенга туры килә. Министр балаларны бу спорт төрләренә җәлеп итү мәсьәләсендә аерым очрашу булачагын хәбәр итте. “Кечкенәдән организмны чыныктырырга, сәламәтлекне кайгыртып үсәргә кирәк”, - дип белдерде ул.
Очрашуда делегация вәкилләре тарафыннан кайбер үтенечләр, гозерләр яңгырады, проблемаларны хәл итү буенча ярдәм соралды. Шикаятьләр дә булмый калмады. Яшь спортчылар фестивальне оештыру дәрәҗәсе түбән булуына зарланды, шулай ук хөкемдарлыкның да югары дәрәҗәдә булмавына шикаятьләрен белдерде.
Очрашу азагында Сочидагы ярышларда җиңүгә ирешкән яшүсмер спортчыларны тәрбияләүче балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре җитәкчеләренә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International