Казанда теннис буенча Россия чемпионатында 2 600 000 сум уйнаячаклар

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

20-29 сентябрьдә Казан теннис академиясендә теннис буенча Россия чемпионаты узачак. Спортчыларны 2 600 000 сумлык приз фонды көтә.

Турнир 5 разрядта уздырыла: хатын-кызлар арасында ялгыз разряд, ир-атлар арасында ялгыз разряд, хатын-кызлар арасында парлы разряд, ир-атлар арасында парлы разряд, катнаш парлы разряд.

Татарстан Республикасы җыелмасыннан Валерия Швецова, Милана Сафиуллина, Милина Субханкулова, Полина Кратюк, Марат Шәрипов һәм Руслан Тюкаев чыгыш ясаячак. 

Ярышлар программасы:

23 сентябрь, 12:00 – турнирны ачу тантанасы

23-29 сентябрь – ялгыз, парлы һәм катнаш парлы разрядларда матчлар

27 сентябрь – катнаш парлы разрядта бүләкләү (матчлар тәмамланганнан соң)

29 сентябрь – ялгыз һәм парлы разрядларда бүләкләү (матчлар тәмамланганнан соң)

Кортлар өслеге – бинада хард, 8 корт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International