Татарстан кроссы Чүпрәле районында Сабантуй мәйданында башланачак

2024 елның 20 сентябре, җомга

21 сентябрьдә Иске Чүпрәле авылы Сабантуе мәйданында (яңа чаңгы базасы) «Татарстан кроссы — 2024» республика массакүләм ярышлары узачак. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында узачак.

Ярышларга район оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар һәм теләге булган һәркем катнаша ала. Җирлек башлыклары, оешма җитәкчеләре арасында аерым стартлар узачак, шулай ук Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында Гаилә йөгереше планлаштырылган.

Чара кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылачак.

Ярышлар 10:00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International