«Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 13 яшькә кадәрге кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча «Травушка» Бөтенроссия ярышларында көмеш призер булдылар.
Кичә, 19 сентябрьдә, финал матчында Татарстан хоккейчылары Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәрендәге ИВС буенча ОРСМ командасына 2:3 исәбе белән оттырды. Бронза – 3 урын өчен матчта «Юность» командасыннан якташларын 5:3 исәбе белән җиңгән Пермь «Орленкасы» уенчыларында.
Командаларның йомгаклау хәле:
1 – ИВС буенча ОРСМ (Щелково), тренеры Илдар Нуретдинов
2 – Татарстан Республикасы җыелма командасы, тренеры Анастасия Чернова
3 – «Орленок» (Пермь), тренеры Юлия Семьянинова
4 – «Юность» (Пермь)
5 – Ростов өлкәсе җыелма командасы
6 – 18 нче спорт мәктәбе (Екатеринбург)
7 – «Динамо»-2011 спорт мәктәбе (Казан), тренеры Сергей Чернов
8 – «Юность Москвы» (Мәскәү)
9 – УОР-2 СШОР (Санкт-Петербург)
Иң яхшы уенчылар
Иң яхшы капкачы – Мария Сафиуллина ("Орленко")
Иң яхшы сакчы – Вероника Кучумова ("Юность")
Иң яхшы һөҗүмче – Амалия Әхмәтова (Татарстан)
Турнирның иң яхшы уенчысы – Мария Романцова (ИВС буенча ОРСМ)
Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук иң яхшы хоккейчыларны бүләкләү тантанасында ТР «Динамо» ФСҖ ИТОның беренче урынбасары, ТР Хоккей федерациясе башкарма директоры, Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Салават Гайсин, чирәмдәге хоккей үзәге директоры, ТР Чирәмдәге хоккей федерациясе башкарма комитеты әгъзасы Александр Ратников һәм «Ак Барс-Динамо» Суперлигасының хатын-кызлар командасы (Казан) һәм Россия җыелма командасының әйдәп баручы уенчысы, спорт мастеры Даяна Юшкова катнашты.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Татарстанның динамовчылары Казанда узган «Травушка» ярышларында җиңүчеләр булдылар.