Нәфис гимнастика буенча клублар Лигасы Казанда уза

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

2024 елның 20-23 сентябрендә Казан Гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика буенча Бөтенроссия клуб лигасы ярышлары — «Спорт иле» Россия клублары кубогы уза.

Ярышларда Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән 6 яшьтән 20 яшькә кадәрге 1700 гимнаст кыз катнаша. Спортчылар саны буенча бу нәфис гимнастика буенча дөньяда иң зур ярышлар. Казан инде икенче ел рәттән әлеге абруйлы ярышларны кабул итә, алар елдан-ел күбрәк яшь спортчы кызларны җәлеп итә.

Чара программасына түбәндәге дисциплиналар кертелгән: күпбәйге индивидуаль программа, күпбәйге төркемле күнегү, икеле, өчле.

Ярышларны ачу тантанасы шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Гимнастика үзәгендә узды.

Россия клублары кубогын ачу парадында турнирның мактаулы кунаклары катнашты: Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Александр улы Леонов, нәфис гимнастика буенча спорт клублары ассоциациясе президенты, атказанган спорт мастеры, нәфис гимнастика буенча ун тапкыр дөнья чемпионы Ольга Сергей кызы Капранова, Татарстан Республикасы Нәфис гимнастика федерациясе президенты Гөлнара Илдус кызы Сергеева, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының Гимнастика үзәге директоры Наталья Иван кызы Әлкәева, ярышларның баш хөкемдары, Бөтенроссия категорияле судья Мария Александр кызы Яковлева.

«Беренче чиратта искиткеч гимнасткаларыбызга мөрәҗәгать итәсем килә. Вакыт табып, башкалабызга, Казанга, илебезнең иң яхшы объектларының берсенә килүегез өчен зур рәхмәт. Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Без күптән эшлибез, дуслар, һәм сез бүген чынлыкта бөек кеше Ирина Александр кызы Винер һәм аның шундый зур хезмәте аркасында булган нәрсәләрнең барысын да күрәсез. Әмма бу проект өчен оештыручылар командасына һәм, әлбәттә, шәхсән бу клуб лигасы идеологы Ольга Сергей кызына аерым рәхмәт әйтәсем килә. Менә икенче ел рәттән без бу турнирны Казанда уздырабыз. Безнең өчен бу чыннан да зур дәрәҗә!»- диде Владимир Леонов. Татарстан Республикасының спорт министры шулай ук нәфис гимнастиканың матурлыгын һәм грациозлыгын билгеләп үтте һәм турнирда катнашучыларга ярышларда уңышлар теләде.

Ольга Капранова үз чиратында катнашучыларга, тренерларга, ата-аналарга, судьяларга һәм нәфис гимнастика клуб системасын үстерүчеләргә рәхмәт белдерде: «Минем уйлавымча, без барыбыз да 2022 ел ахырында клуб Лигасын гамәлгә куйган Бөтенроссия нәфис гимнастика Федерациясенә Ирина Александр кызы Винерга рәхмәт белдерергә телибез. Һәм, әлбәттә, нәфис гимнастика буенча бүгенге көнгә кадәр иң масштаблы ярышларны 2 ел инде кабул иткән өчен Казан шәһәренә зур рәхмәт, Владимир Александр улы сезгә зур рәхмәт!». Нәфис гимнастика буенча спорт клублары ассоциациясе президенты шулай ук клублар Кубогын үстерү планнарын ачты: «Без бу ярышларны киңәйтергә, халыкара коллегаларыбызны чакырырга һәм дөнья клублары Кубогын яки, бәлки, дөнья клублары чемпионатын уздырырга телибез. Мәйданчык әле сайланмаган, әмма монда (Казанда) шартлар бик яхшы, бигрәк тә БРИКС уеннарыннан соң».

Исегезгә төшерәбез, нәфис гимнастика буенча клуб лигасы 2022 ел ахырыннан Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты, Россия җыелма командасының баш тренеры, Хезмәт Герое Ирина Александр кызы Винер инициативасы белән актив үсә. 2023 ел ахырыннан клуб лигасы Халыкара клуб лигасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International