Бүген «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагеренда «Казаныш» спорт-гамәли конференциясе ачылды. Ел саен чара шәһәрнең спорт мәктәпләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре, тренерлары тарафыннан тәҗрибә уртаклашу һәм яңа белемнәр алу өчен үткәрелә.
Конференция быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Юлламасын караудан башланды, шуннан соң ачылу тантанасы булды. Анда ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Ленар Гарипов һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.
"Оештыручылар безне бүген шундый матур урында, саф һавада җыйдылар, кызыклы программа әзерләделәр, анда һәркем үзе өчен дулкынландыргыч темалар табачак. Конференция сезгә яңа тәҗрибәләр белән танышырга гына түгел, бер-берегез белән тәҗрибә уртаклашырга, киңәш алырга яки хезмәттәшләрегезгә ярдәм итәргә дә мөмкинлек бирәчәк", - дип сәламләде Хәлил Хәмитович.
Конференция көне буе барды. Оештыручылар катнашучылар өчен спорт һәм физик культура өлкәсендә практцияләр, семинарлар һәм практик дәресләр әзерләделәр.