Триатлон буенча шәһәр һәм республика ярышлары ял көннәрендә Лебяжьеда узды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

29 сентябрьдә Казанның Аккош урман паркында дуатлон-кросс дисциплинасында мавыктыргыч ярышлар – Татарстан Республикасы триатлон федерациясе Кубогы, Триатлон буенча Казан шәһәре беренчелеге һәм триатлон буенча балалар лигасы республика ярышлары узды.

Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан, шулай ук Чуваш Республикасыннан һәм Марий Эл Республикасыннан 200дән артык спортчы дистанциядә үз көчләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар арасында Татарстан Республикасы триатлон Федерациясе президенты Денис Калинкин да бар иде, аның компаниясен спорт мастеры, Европа чемпионы Светлана Соколова һәм спорт мастеры, Россиянең гамәлдәге чемпионы Евгений Байбородов тәшкил итте.

Спортчылар бер-берсен яңа җиңүләргә рухландырып, искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр.

8 декабрьдә Казанда акватлон дисциплинасында балалар лигасы республика ярышларының VII этабы финалы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International