3 октябрь көнне «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә «Демография» милли проектына ярдәм йөзеннән сәламәтлек көне үткәрелде. Бәйрәм темасы ГТО нормативлары булды.
Яр Чаллы педагогика университетының 300дән артык студенты һәм укытучысы физик культура һәм спорт факультеты, югары уку йортының тәрбия эше идарәсе тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең ГТО тестлаштыру үзәге белән берлектә оештырылган чарада катнашты. Катнашучылар үзләренең физик формаларын тикшерә, команда рухын, тырышлыкларын һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылуларын күрсәтә алдылар.
Уку йорты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм киләчәктә дә физик культура һәм спортны үстерүдә уңышлар теләде. Тестлаштыру үзәге җитәкчесе Эльвира Солтанова шулай ук, масштаблы чара инде өченче ел уздырыла һәм студентлар торган саен көчлерәк, тизрәк һәм Хезмәткә һәм оборонага яхшырак әзерләнә, дип өстәде.