1-3 октябрь көннәрендә Саранск шәһәрендә гомуми белем һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия җәйге Гимназиадасы узды.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча гомуми зачетта Татарстан Республикасы командасы 3 нче урынны алды.
Шәхси зачетта беренче урыннарны Рахманова Рания, Замина Дугалева (икесе дә – Тәтеш), Альбина Алексанина, Ислам Абүбәкәров (икесе дә – Мамадыш) алдылар.
Көмеш медальләр: Ежкова Маргарита, Макарова Лиза, Тайманова Виктория (барысы да – Тәтеш), Ильяс Гарифуллин (Яр Чаллы), Дмитрий Игнатьев (Мамадыш).
Бронза медальгә Мамадыштан Матвей Бензин лаек булды.
Гомум белем бирү учреждениеләре укучылары арасында ярышлар уздыру, шулай ук аларда җиңү яшьләр арасында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыруга ярдәм итә. Бу, үз чиратында, «спорт – тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектының максатларына туры килә.