Татарстан сумочылары Идел буе федераль округы беренчелегендә 36 медаль яулады

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

12 октябрьдә Дзержинскта 15, 17 һәм 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Турнирда Татарстан, Удмуртия республикаларыннан, Саратов, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләреннән 300дән артык спортчы катнашты.

Татарстанлылар турнирда югары осталык күрсәттеләр. ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, республика сумочылары 6 алтын, 12 көмеш һәм 18 бронза медаль яулаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International