Бөгелмәнең 17нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр беренче тапкыр ГТО нормативларын үтәделәр

2024 елның 26 октябре, шимбә

25 октябрь көнне Бөгелмәнең «Факел» спорт мәктәбендә «Демография» милли проектына ярдәм йөзеннән «ГТО көне» спорт һәм сәламәтлек бәйрәме үткәрелде. Чарада «Кызыл калфак»17нче балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

6 яшьлек балалар үз гомерләрендә беренче тапкыр ГТО нормативларын үтәүдә катнаштылар. Сынауларны җиңеп чыгарга аларга тест үзәгенең тәҗрибәле хезмәткәрләре ярдәм итте. Аларның сизгер җитәкчелегендә балалар бакчасында тәрбияләнүче 20 бала 10 метрга йөгерү, алты минутлык йөгерү, гимнастика эскәмиясендә басып алга авышу, урыннан озынлыкка ике аяк белән этеп сикерү, 5 метр арадан теннис тупын максатка ыргыту кебек нормативларны үтәделәр.

Бәйрәмдә катнашучылар һәр күнегүне бик теләп башкардылар. Балалар куелган бурычны үтәделәр һәм беренче ГТО аерымлык билгесенә бер адым якынлаштылар.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Комплекс федераль проектның төп максатына – физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче халык санын арттыруга ирешергә ярдәм итә. 2030 елга Россиядә бу күрсәткеч 70% ка җитәргә тиеш (Татарстанда – 75%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International