23-28 октябрь көннәрендә Ереванда шахбокс буенча 6 Дөнья Чемпионаты узды. Турнирда беренче тапкыр Татарстан Республикасы спортчылары катнашты.
Беренче Чемпионатта татарстанлылар берничә бүләк яулады:
-Сабина Шәмсиева шахбокс-лайт һәм шахбокс-Фит дисциплиналарында көмеш призер булды;
- Илдар Чепкунов шахбокс-лайт һәм шахбокс-Фит дисциплиналарында "мастерс" категориясендә 2 урынны алды;
-Илмир Фәйзрахманов шахбокс-Фит дисциплинасында бронза медаль яулады.
Турнирда шулай ук Эльза Галиева да катнашты. Кыз шахбокска быел җәй көне килә, әмма инде дөнья чемпионатында чыгыш ясый ала.
Белешмә өчен:
Шахбокс-лайт-ул шахмат һәм бокс раундлары чиратлашуы белән контактлы көрәшләр. Өстәвенә, бокс раундларында акцентлы (җәрәхәтләүче) сугулар ясау тыела.
Шахбокс-Фит - бокс капчыгында эшләүнең ике раунды (бокс техникасын күрсәтү) шахмат блицы раунды белән кисешә торган дисциплина.