Кече яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең уртак карары нигезендә, Татарстан Республикасында волейбол буенча спорт резервын әзерләү программасы кысаларында, 2012-13 нче елларда туган «А» төркеме яшь егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларын ике этапта уздыру турында Карар кабул ителде. Ярышларның беренче этабында «А» төркеменең барлык командалары катнашты. Икенче этапта кече яшьтәге малайлар һәм кызларның иң көчле 6 командасы ТР беренчелегендә җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде.
Икенче этап уеннары «Олимпиец» спорткомплексында узды. Соңгы көнне Казанның Волейбол үзәгендә ТР Беренчелегенең суперфиналының йомгаклау чаралары узды.

Башта кызлар һәм малайларның күргәзмә матчлары узды. Безнең әйдәп баручы «Зенит» һәм «Динамо Ак Барс» клублары ярыша торган легендар волейбол үзәге мәйданчыгындагы тулы трибуналарда яшь волейболчылар безнең атаклы «йолдызлар» уеннарыннан ким булмаган мавыктыргыч һәм комарлы уеннар күрсәттеләр.

Аннары бүләкләү тантанасы узды. Финалда катнашучылар алдында Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады: "Татарстанда волейболны яраталар – спортның иң уңайлы төрләренең берсе, балалар-яшүсмерләр волейболын үстерүгә зур игътибар бирәләр, - дип ассызыклады парламент җитәкчесе, спортчыларга һәм турнир җиңүчеләренә мөрәҗәгать итеп. - Балалар һәм яшүсмерләр арасында волейболның популярлыгы аеруча арта. Үз уеныгыз белән сез бердәмлек, фидакарьлек, команда рухы, тренерлык таланты һәм волейболга мәхәббәт нәтиҗәсендә иң кадерле теләкләрнең тормышка ашуын, характерның чыныгуын һәм җиңүгә омтылышның ныгуын исбатлыйсыз».
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук билгеләп үткәнчә, мәктәп волейбол лигасы һәм бүгенге турнир кебек проектлар нәтиҗәсендә республикада волейбол бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрелде. «Сезнең һәрберегез, әлеге турнирда катнашып, мөһим җиңү яулады инде, - диде ул. - Иң мөһиме, волейбол берләштерә, уеннарда сез спорт күнекмәләре генә түгел, яңа дуслар да табасыз».


Дәүләт Советы рәисе шәһәр һәм район җитәкчеләренә, министрлыклар һәм спорт мәктәпләре вәкилләренә, тренерларга һәм ата-аналарга яшь спортчыларга ярдәм итүләре һәм аларны рухландырулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин малайлар һәм кызлар командалары капитаннарына җиңү яулаган чемпионнар Кубогын тапшырды .

Ярышлар Татарстан Республикасы спорт министрлыгыннан, Татарстан Республикасы волейбол федерациясеннән һәм иганәчеләрдән күпсанлы призлар һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Бүләкләү тантанасында спорт министрлыгы, волейбол федерациясе, Казан шәһәренең спорт комитеты җитәкчеләре, «Зенит» спорт клубының легендар уенчылары Максим Михайлов, Майка Кристенсен һәм «Зенит» спорт клубының баш тренеры Алексей Вербов катнашты.

Кызлар арасында волейбол уеннары нәтиҗәләре:

  • 1 урын-Казан шәһәренең "Юность" урта мәктәбе (тренеры Виктор Макаров).
  • 2 урын - Казан шәһәренең "Юность" урта мәктәбе (тренеры Морат Алиев).
  • 3 урын - Яр Чаллы шәһәре СШ-11 (тренеры Полина Аникина).

Малайлар арасында волейбол уеннары нәтиҗәләре:

  • 1 урын-Казан шәһәренең "Юность" урта мәктәбе (тренеры Данис Сабитов).
  • 2 урын - Кукмара муниципаль районының "Зилант" урта мәктәбе (тренеры Фәннур Галиев ).
  • 3 урын командага-Буа МРның "Юность" урта мәктәбе (тренеры Руслан Ибраһимов).

Малайлар һәм кызлар арасында номинацияләр буенча суперфиналның иң яхшы уенчылары да махсус призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International