Никита Шлейхер суга сикерү буенча Бөтенроссия ярышларында өч алтын медаль яулады

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

21-24 ноябрь көннәрендә Калугада суга сикерү буенча «Россиянең атказанган тренеры А.Е. Ларышкина истәлегенә» Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярышлар Россия җыелма командасының төп составы һәм резервы спортчыларының махсус һәм гомумфизик әзерлек дәрәҗәсен билгеләү өчен сынау ярышлары булып тора.

Татарстан Республикасы спортчысы Никита Шлейхер берьюлы өч алтын медаль яулап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. Ул махсус база программасы буенча 1 метр һәм 3 метр биеклектәге трамплинда, шулай ук каланчада (3 м, 5 м һәм 7,5 м биеклек) дисциплиналарда беренче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International