Советлар Союзында Коррупция

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Тарихыбызның совет чорында шулай ук коррупцияне кисәтү һәм чикләү буенча административ-хокукый чаралар эшләнә, өстәвенә, совет хакимияте оешкан көненнән башлап дәүләт хезмәте системасында ришвәтчелекнең җитди проблемалары белән очраша. Дәүләт строеның алмашынуы коррупцияне юкка чыгара алмый, ә үзгәреп, аңа яңа административ тирәлеккә җайлашырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта ул еллардагы коррупция турындагы эшләрдә һәрвакыт бу күренешләр «үткәннең хурлыклы күренешләре һәм совет дәүләт аппараты киләчәктә бу начар күренешләрдән котылачак» дип күрсәтелә.

Шундый очрак билгеле, 1918 елда В.И. Ленин күрсәтмәсе буенча ришвәтләрдә гаепләнеп, элегрәк алты ай дәвамында төрмәгә ябылу җәзасына тартылган тикшерү комиссиясе хезмәткәрләре эше яңадан карала. Ленин инициативасы белән 1918 елгы ришвәтчеләр турындагы СНК декреты Совет Россиясендә кимендә 5 еллык срокка иректән мәхрүм ителү һәм шул ук срокка мәҗбүри эшләр белән берләштерелгән рәвештә ришвәтчелек өчен җинаять җаваплылыгын күздә тоткан беренче норматив акт була. Моннан тыш, Ленин бу эш буенча артык йомшак хөкем карары чыгарган судьяларны партиядән чыгару турындагы мәсьәләне дә күтәрә. Процесста катнашучыларга яңа хөкем карары чыгарылып, алар 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шунысы кызык, бу декретта ришвәт алуга яки бирүгә омтылу гамәле дә кылынган җинаятькә тиңләштерелгән була. Сыйнфый якын килү дә исәпкә алына: ришвәтче эшчеләр һәм крестьяннар классына кермәгән булса, ул «иң авыр һәм күңелсез мәҗбүри эшләргә» дучар ителә, ә аның бөтен мөлкәте конфискацияләнергә тиеш була.

Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының 1922 елгы Җинаять кодексы (РСФСР ИК) буенча дәүләт хезмәтендә торган зат тарафыннан ришвәт алу, бу эшне гамәлне авырайта торган шартларда эшләү, милекне конфискацияләп, иң югары чарага (атып үтерү) кадәр җәзага тартылуны күздә тоткан. Ришвәт алу өчен шундый ук санкцияләр 1926 елгы РСФСР Җинаять кодексында да каралган була.

1927 елгы Наркомюст циркулярларының берсендә «ай дәвамында бөтен җирдә һәм бер үк вакытта ришвәтчелек турындагы эшләрне, бу хакта газетада хәбәр итеп, бөтен республика буенча бердәм, массакүләм һәм оешкан төстә уздырылучы суд-җәза кампаниясе тәэсирен булдыру өчен, тыңлаулар билгеләү» күрсәтмәсе бирелгән.

Теләсә нинди бүләкләр, үзара товар алмашу һәм товар-сәүдә операцияләре үздыру торышында булган ике учреждениедә эшләү дә ришвәт дип танылган. Кулаклар малын тарату аркасында авыл җирлегендә дә ришвәтчелек тарала башлагач, 1929 елда Югары Суд Пленумы болай дип билгели: «Вазыйфаи затлар тарафыннан «магарыч» алуның барлык очраклары да, ягъни нинди генә төр булса да сый алу, ришвәт алу буларак квалификацияләнергә тиеш».

И.В. Сталин коррупцион җинаятьләр өчен үлем җәзасын гамәлдән чыгара. Җаваплылыкка, катнашучы буларак, барысын да белгән, ләкин җинаятьчене ачыклау өчен берни дә эшләмәгән коррупционерның туганнарын да җәлеп иткәннәр. Ул гына да түгел, кемнең дә булса ришвәт алуы яисә законсыз гамәл кылуы турында колак чите белән генә булса да ишетеп, ләкин берни дә эшләмәгән теләсә кем суд хөкеменә тартылган. Һәм, әлбәттә инде, контрольдә тотуның иң нәтиҗәле чарасы – әләк булган. Әләкләү массакүләм булган, чөнки җинаятьне яшергән өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган. Тикшеренүчеләрнең күпчелеге исәпләвенчә, илдә коррупциянең тамырын корытуда нәкъ менә әләк җиткерүчеләрнең тармакланган челтәре яхшы роль уйнаган. Чөнки хөкүмәт «хәтта диварларның да колагы» булган вәзгыятьне тудырып, җинаятьне яшереп калдыру ихтималын нульгә кадәр диярлек киметкән. И.В. Сталин тыйнак яшәгән, кыйммәтле предметлар кулланмаган, гади генә киенгән. Аннан соң банкларда счетлар да, виллалар да калмаган. Халык арасында көчле социаль һәм идеологик пропаганда да үз ролен уйнаган. Чыннан да, Сталин коррупцияне җиңмәгән, ләкин ул аны җәмгыять өчен минималь кабул ителә торган зурлыкларга кадәр локальләштерә алган, ул вакытта түрәләрнең зур күпчелеге намуслы эшләгән, кешеләр дәүләт хезмәтләреннән һәм яклауга бары тик үзләренең Советлар Союзы гражданнары булуына күрә генә исәп тота алганнар.

1957 елдан коррупциягә каршы көрәш рәсми рәвештә туктатыла, чөнки ул  сирәк күренеш дип таныла.

1960-1980 елларда, Брежнев чорында номенклатура күзәтчелеге нәзберекләнә һәм контрольсез функционерлар акрынлап кына системаны үзгәртә башлыйлар. Коррупция бөтен җирдә, барлык дәрәҗәләрдә, барлык республикаларда һәм СССРның бөтен төбәкләрендә үсеш ала. Коррупция белән берлектә күләгәле икътисад та җәелдерелә. Байлыкны туплау түгел, ә системада тоткан урын һәм әлеге урынны төрле янаулардан саклый алу сәләте мөһим була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, совет чорына караган фәнни хезмәтләрдә «коррупция» термины гомумән кулланылмаган, ә хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәтчелек һ.б. кебек төшенчәләр генә кулланылган. «Коррупция» термины 1980 еллар ахырында гына киң кулланыла башлый. Ул вакытта коррупция проблемасы югары дәүләт дәрәҗәсендә тикшерелә башлый; коррупция мәсьәләләре буенча мөһим сәяси карарлар кабул итү, шул исәптән коррупциягә каршы тору турында законнар чыгару омтылышлары ясала. Әмма совет хакимиятенең коррупциягә каршы торуы совет хакимияте бетерелү белән бер үк вакытта бернинди нәтиҗәләргә китермичә туктала. 

Әдәбият исемлеге: 

1) Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә. «Халыкны хокукый агарту» сериясеннән. «Хокукый мәгълүматның фәнни үзәге» федераль бюджет учреждениесе. Мәскәү, 2015 ел;

2) Россиядә коррупциягә каршы көрәш тарихы. О.В. Сыромясов, «Законовест», 2018 ел;

3) Россия дәүләт хезмәте системасында коррупциягә каршы торуның тарихи тәҗрибәсе. И.Д. Фиалковская, «Вестник Нижегородского университета им. Н.И. Лобачевского», № 4, 2017 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International