Россиядә коррупция 90 нчы еллар башында ил товар-акча мөнәсәбәтләренә күчкән вакытта аеруча тиз җәелдерелә.
СССР таркалу белән коррупция ярым ачык рәвештә талау рәвешенә күчә. Дәүләтнең деградацияләнүе һәм көчсезләнүе, закон базасындагы җитешсезлекләр, әхлакый принципларның җимерелүе коррупциягә чәчәк атарга ярдәм итә. «Лихие» туксанынчы еллар хакимият вәкилләре, эшкуарлар һәм гади бандитлар өчен законсыз баю чорына әверелә. Күп кенә җәмәгать эшлеклеләре, икътисадчылар, сәясәтчеләр тарафыннан дәүләт аппаратының коррупция белән зарарлану дәрәҗәсе тоталь буларак бәя ала.
Законнарны читләтеп үтү юлларының күп булуы һәм бу өлкәдә хокук саклау органнарының гамәл кылмавы аркасында бизнес салым түләүдән читләшә башлый. Олигарх структураларыннан күп санлы лоббистлар салым законнарын нормальләштерүгә каршылык күрсәтә. Дәүләтнең бюджет керемнәре бик аз була, шуның аркасында пенсияләр, бюджетта эшләүчеләрнең, дәүләт предприятиеләре хезмәткәрләренең һәм түрәләрнең дә эш хакы бик кеченә була.
Дәүләт өлкәсендә түбән хезмәт хаклары, үз чиратында, коррупциянең тагын да үсүенә сәбәпче була. Күп кенә намуслы түрәләр еш кына хезмәт хакы күпкә күбрәк булган шәхси секторга китә, ә аларны дәүләт хезмәтенә ришвәт алу өчен килгән кешеләр алмаштыра.
Дәүләт сатып алулары төптән-тамырдан талана, хәтта пенсияләр дә еш кына пенсионерларга күп айлык тоткарлык белән, аларны түрәләр әйләнештә йөртеп алганнан соң гына китерелә.
XX гасырның икенче яртысында коррупция халыкара проблемага әверелә башлый. БМО Генассамблеясе тарафыннан, коррупция турындагы белемнәрне пропагандалау өчен, 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне гамәлгә куела. Бу көнне 2003 елда БМОның Коррупциягә каршы конвенциясе имзалау өчен ачыла. Документ аңа кул куйган дәүләтләр өчен ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупциячел юл белән алынган табышларны җинаять дип игълан итү йөкләмәсен барлыкка китерә. Конвенция нигезләмәләренең берсе нигезендә, коррупция нәтиҗәсендә алынган акчаны кайсы илдән кергән булса, шунда кайтарырга кирәк. Россия әлеге Конвенцияне беренчеләрдән булып имзалый.
2006 елның 8 мартында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин «БМО коррупциягә каршы конвенциясен ратификацияләү турында» 08.03.2006 № 40-ФЗ федераль законны имзалый.
2008 елдан башлап Россиядә коррупциягә каршы көрәш буенча практик адымнар ясала. 2008 елның 19 маенда Россия Федерациясе Президенты «Коррупциягә каршы көрәш чаралары турында» 815 номерлы указ чыгара. Әлеге указ нигезендә Россия Федерациясе Президенты каршында коррупциягә каршы көрәш советы төзелә. 2008 елның 31 июлендә Россия Федерациясе Президенты коррупциягә каршы көрәш буенча илкүләм планны раслый, ул әлеге өлкәдә дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең стратегик юнәлешләрен билгели.
2008 елның декабрендә Россия Федерациясендә коррупциягә каршы көрәшне тәэмин итүгә юнәлдерелгән нигезләмәләр белән федераль законнар пакеты, шул исәптән «Коррупциягә каршы көрәш турында» 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителә.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә коррупциягә һәм аны тудыручы сәбәпләргә каршы көрәшү мөһим дәүләт бурычы булып кала.
2012 елның апрелендә Россия коррупциягә каршы көрәш буенча ОЭСР (Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы) конвенциясенә кушылган 39 нчы дәүләткә әйләнде, Россиянең бу гамәле коррупциягә каршы законнарны халыкара нормаларга туры китерү эшендә җитди адым булды.
2013 елның гыйнварында Россиядә «Коррупциягә каршы көрәш турында» 273-ФЗ номерлы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде, ул оешмаларга коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрергә мәҗбүр итә. 2013 елның октябрендә бастырылган Россия турындагы ОЭСР хисабы нигезендә, илдә ОЭСР таләпләрен үтәүгә юнәлтелгән берничә чара гамәлгә ашырылган. Әлеге чаралар исәбеннән Россия Федерациясенең Җинаять кодексына һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына коррупциягә каршы көрәштә дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыруга бәйле төзәтмәләр кертелә. Ришвәтчелеккә каршы көрәштә ОЭСР эш төркеме мәгълүматлары буенча, Россиядә хокук һәм коррупциягә каршы системага үзгәрешләр уңышлы кертелгән. ОЭСР эш төркеме Россиядә коррупциягә каршы законнарны алга таба үстерү буенча тәкъдимнәрнең 15 төркемен тәкъдим итте: коррупциячел хокук бозулар өлкәсендә мәгълүматлылык һәм белемлелек дәрәҗәсен арттыру, ришвәтчелеккә карата халыкара дәрәҗәдә яңа норматив-хокукый процедуралар кертүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру һ. б.
Бүгенге көндә Россия Федерациясендә тулаем коррупциягә каршы тору өлкәсендә закон базасы булдырылды, коррупциягә каршы көрәш буенча гамәли хокукый, икътисадый, оештыру, сәяси, мәгълүмати һәм башка чаралар комплексы гамәлгә ашырылды. Коррупцияне кисәтүне тәэмин итә торган тыюлар, чикләүләр һәм рөхсәтләр системасын үз эченә алган коррупциягә каршы стандартлар кертелде һәм кулланыла.
Шунысын аңларга кирәк: коррупцияне бары тик хокукый нормалар ярдәмендә генә бетерүе мөмкин түгел. Җинаять-хокук чаралары коррупция җинаятьләренең берникадәр өлешен генә киметә ала. Коррупциягә каршы тору, барыннан элек, гражданнарның коррупция мөнәсәбәтләрендә катнашырга теләмәвендә чагылырга тиеш.
Гражданнар тарафыннан законны, үз хокукларын гамәлгә ашыру механизмнарын белү, конкрет тормыш хәлләрендә үз хокукларын яклый белү – коррупциягә каршы актив көрәшүнең төп алшартлары.
Әдәбият исемлеге:
1. Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә. «Халыкны хокукый агарту» сериясеннән. «Хокукый мәгълүматның фәнни үзәге» федераль бюджет учреждениесе. Мәскәү, 2015 ел;
2. Россиядә коррупция тарихы. М.М. Абдуразаков.