Сарман районында «Җәлилче» ябык футбол манежын ачу тантанасы

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Җәлил бистәсендә җирле халык өчен генә түгел, бөтен Татарстан Республикасы өчен дә әһәмиятле вакыйга – «Җәлилче» ябык футбол манежын ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Шәйхетдинов Хәлил Хәмит улы, Татарстан Республикасы футбол федерациясе рәисе Гусев Александр Петрович, Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Мостафин Айрат Рафинант улы, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «СМП» АҖ генераль директоры Комаров Рияз Фоат улы чараның мактаулы кунаклары булдылар.

Бу мөһим вакыйга бөтен Татарстан Республикасы өчен истәлекле булды, чөнки мәйданы 20×40 метр булган манеж профессиональ спортчылар өчен дә, һәвәскәрләр өчен дә күнегүләр һәм ярышлар оештыру мөмкинлекләрен сизелерлек киңәйтәчәк.

Заманча спорт корылмасы елның теләсә кайсы вакытында футбол белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырачак, бу, һичшиксез, яшьләр арасында әлеге спорт төрен популярлаштыруга йогынты ясаячак. Җирле мәктәпләр һәм спорт секцияләре манежны укыту тренировкалары уздыру, шулай ук төрле дәрәҗәдәге турнирларда катнашу өчен актив куллана алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International