29 октябрьдә «Казан 2013» волонтерлык хәрәкәтенең 35 активисты Төньяк башкала — Санкт-Петербургтан Казанга кайтты. Алар анда Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында стажировка үтте. Казан волонтерлары командасы 12 көн дәвамында коллегалары — бөтен Россиядән җыелган ирекле ярдәмчеләр белән белемнәрен уртаклашты һәм әлбәттә, чираттагы зур халыкара спорт чарасында яңа тәҗрибә дә туплады.
Волонтерлар делегациясен әзерләү ярышларга бик күп вакыт элек башланды — сентябрь ахырында ук стажировкада катнашырга теләге булганнардан гариза кабул ителә иде. Дүрт көн дәвамында Халыкара мәгълүмат үзәгендә кандидатлар белән әңгәмәләр үткәрелде. “Башка шәһәрләргә барып үтә торган стажировкалар егетләр һәм кызларда гадәттәгечә зур кызыксыну уята. Санкт-Петербургтагы Уеннар да бу очракта искәрмә булмады — волонтерлык позициясенә бәйле рәвештә конкурс бер урынга 2-3 кеше тәшкил итте. Команда составына эләгү өчен, берничә критерий буенча җитди сайлап алу узарга кирәк иде. Болар — инглиз һәм башка чит телләрне югары дәрәҗәдә белү, көрәш сәнгате бурында белемнәр булу, 2013 елгы Казан Универсиадасында волонтерлар белән эшләү буенча менеджерлардан рекомендацияләр һәм, әлбәттә, шәхси кызыксыну”, — дип сөйли Казан волонтерлары делегациясе җитәкчесе, волонтерлар белән эшләү департаментының баш белгече Регина Вәлиуллина.
Санкт-Петербургка килү белән егетләр һәм кызлар уку курслары узды, спорт корылмалары һәм спортка кагылышы булмаган объектлар белән танышты, киемнәр алды һәм актив рәвештә эшкә кереште, өстәвенә аларга бик мөһим һәм җаваплы позицияләр тәкъдим ителгән иде. 20 волонтер Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында катнашкан 15 халыкара спорт федерацияләре — самбо, дзюдо, тхэквондо, каратэ, айкидо, сумо, бокс, тай боксы, француз боксы, кикбоксинг, джиу-джитсу, ушу, көрәш, кендо федерацияләре атташелары позициясендә эшләде. Казандагы Универсиадада “Спорт командасы атташесы” һәм “FISU атташесы” позицияләрендә тәҗрибә туплаган егетләр һәм кызлар үз алларына куелган бурычларны — спорт федерациясе офисында ярдәм итү, лингвистик ярдәм, спорт ярышларында озата йөрү һәм башка бик күп эшләрне бик яхшы башкарып чыкты.
Егетләр һәм кызларның аерым бер төркеме “Спорт объектларында протокол” позициясенә билгеләнгән иде. Протокол буенча менеджерлар киңәше белән сайлап алынган волонтерлар ярышларның «VIP» һәм «VVIP» категориясендәге катнашучылар һәм кунаклар белән эшне оештыруда булышлык күрсәтте, шулай ук бүләкләү тантаналарында ярдәм иттеләр. Моннан тыш, шаперон волонтерлар сыйфатында эшләү өчен Казан делегациясе составында медик студентлар да килде. Алар атлетларны допинг-тикшерү процедураларында озата йөрде.