«Казан 2013» волонтерлары 2013 елгы Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында стажировкаларын уңышлы төгәлләде. 3нче өлеш

2013 елның 1 ноябре, җомга
“Башка шәһәрләргә барып үтә торган стажировкалар егетләр һәм кызларда гадәттәгечә  зур кызыксыну уята. Санкт-Петербургтагы Уеннар да бу очракта искәрмә булмады — волонтерлык позициясенә бәйле рәвештә конкурс бер урынга 2-3 кеше тәшкил итте. Команда составына эләгү өчен, берничә критерий буенча җитди сайлап алу узарга кирәк иде. Болар — инглиз һәм башка чит телләрне югары дәрәҗәдә белү, көрәш сәнгате бурында белемнәр булу, 2013 елгы Казан Универсиадасында волонтерлар белән эшләү буенча менеджерлардан рекомендацияләр һәм, әлбәттә, шәхси кызыксыну”, — дип сөйли Казан волонтерлары делегациясе җитәкчесе, волонтерлар белән эшләү департаментының баш белгече Регина Вәлиуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International