Хокукый агарту: Ришвәтчелектә арадашчылыкка каршы көрәш коррупцияне бетерүгә таба адым буларак

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Ришвәтчелеккә арадашчылык итү

Ришвәт бирү еш кына арадашчы ярдәмендә башкарыла, бу үзе үк мөстәкыйль җинаять булып тора. Ришвәтчелеккә арадашчылык итү (Россия Җинаять кодексының 291.1 статьясы) ришвәт бирүче яисә ришвәт алучы йөкләмәсе буенча ришвәтне турыдан-туры бирү яисә ришвәт бирүчегә һәм (яисә) ришвәт алучыга алар арасында ришвәт алу һәм бирү турында килешүгә ирешүдә яисә аны тормышка ашыруда шактый күләмдә башкача ярдәм итүдән гыйбарәт. Россия Җинаять кодексының 290 статьясына искәрмә нигезендә ришвәтнең шактый күләме дигәндә хакы егерме биш мең сумнан артып китә торган акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка төрле мөлкәт, мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләр, башка төрле мөлкәти хокуклар аңлашыла.

Арадашчы хакы 25 мең сумнан кимрәк ришвәт тапшырган очракта, аның бу гамәлләре ришвәт бирү яки алу буларак квалификацияләнә.  

Арадашчының ришвәт бирүче яки ришвәт алучы йөкләмәсе буенча хакы 25 мең сумнан кимрәк булган ришвәт тапшырудан гыйбарәт булган гамәлләре ничек квалификацияләнә?

Җәза: ришвәтчелеккә арадашчылык иткән өчен иң йомшак җәза булып – штраф, иң кырыс җәза булып 12 елга кадәр иректән мәхрүм ителү тора. Гаепле зат ришвәтчелеккә арадашчылык иткән өчен өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Россия Җинаять кодексының 291.1 статьясына искәрмәдә билгеләнгән норма, ришвәт бирүче белән беррәттән, ришвәт бирүгә арадашчылык иткән затка да кагыла. Аның нигезендә ришвәтчелеккә арадашчылык итүче булып торган зат җинаять кылганнан соң җинаятьне ачарга һәм (яисә) чикләүгә актив рәвештә булышса һәм җинаять эшен кузгатырга хокуклы булган органга ришвәтчелеккә арадашчылык итү турында үз ихтыяры белән хәбәр итсә, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Шул ук вакытта әгәр хокук саклау органнары ул хакта башка чыганаклардан белгән булса, бу ришвәтчелеккә арадашчылык итү турында үз ихтыяры белән хәбәр итү саналмый.

Россия Җинаять кодексының 291.1 статьясының 5 өлешендә ришвәтчелеккә арадашчылык итүне вәгъдә яисә тәкъдим иткән өчен җаваплылык билгеләнгән. РФ ҖК 291.1 статьясындагы бишенче һәм беренче өлешләрдә каралган санкцияләр күрсәткәнчә, ришвәтне вәгъдә итү яисә ришвәтчелеккә арадашчылык итүне тәкъдим итү законнарда арадашчылыкның үзенә караганда аеруча куркыныч буларак таныла.

Ришвәтчелек белән бәйле җинаятьләр яшерен санала, бер як та (ришвәт бирүче һәм ришвәт алучы) ул адымга баруын ачып салырга теләми. Әлеге җинаятьтә катнашучылар, аны кылуларын сер итеп калдыру өчен, еш кына үзләре ышанган башка кешеләргә, шул исәптән туганнарына, якын кешеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ләкин әгәр акча, башка кыйммәтләр рәвешендәге матди табыш, матди хезмәт күрсәтү туганнары һәм якыннары тарафыннан аның ризалыгы белән башкарылган яки ул моңа каршы килмәгән һәм хезмәт вазыйфасын ришвәт бирүче файдасына кулланган икән, вазыйфаи затның гамәлләре ришвәт алу дип таныла, вазыйфаи затка җинаять кылуда «ярдәм иткән» туганнары һәм якын кешеләре ришвәтчелеккә арадашчылык иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартыла.

Ришвәтчелек төшенчәсенә кергән барлык җинаятьләр турында сүз йөрткәндә, рәхмәт йөзеннән бирелгән бүләк һәм ришвәт арасындагы аерма мәсьәләсенә ачыклык кертү мөһим.

Бүләк белән ришвәтнең чикләрен билгеләгәндә аның каршы адым ясауны күздә тотмавын истә тотарга кирәк, ягъни кеше аны нәрсәдер эшләячәге (эшләмәве) өчен түгел, хөрмәт һәм игътибар билгесе буларак кабул итә. Шул рәвешле тапшырылучы бүләк тә вазыйфаи зат тарафыннан, хезмәт вазыйфасына бәйле рәвештә, аның  файдасына ниндидер җавап гамәлләр башкаруны (башкармау) күздә тотмый. Бүләкне тапшырганда аны бирүче алмашка берни сорамый. Ришвәт беркайчан да бүләк була алмый. Ришвәт бүләктән максаты белән аерыла. Ул хезмәт буенча конкрет бер эш башкарган яки башкармаган өчен (ягъни затның үзе башкарырга тиешле эшне башкармавы) яисә бүләк бирүче яки ул тәкъдим иткән затлар файдасына булышлык иткән өчен бирелә. Шул рәвешле бүләкне ришвәттән аерып торган иң төп сыйфат булып аның бушлай булуы санала, ягъни бүләк өчен вазыйфаи зат элек тә берни эшләмәгән, хәзер дә эшләми һәм эшләргә дә җыенмый.

Закон нигезендә түрәгә, хезмәт вазыйфасына бәйле рәвештә, билгеле бер вазыйфаны биләгән өчен генә бирелгән бүләкне алу тыела («Россия Федерациясенең дәүләт гражданлык хезмәте турындагы» федераль законның 17 статьясындагы 1 кисәгенең 6 пункты). Әгәр вазыйфаи зат бүләктән баш тарта алмаса (протокол чаралар, хезмәт командировкалары һәм башка рәсми чаралар), бүләкне алгач, акт буенча ул аны үзе гражданлык хезмәте вазыйфасын биләгән дәүләт органына тапшырырга тиеш.

Шунысын да белеп тору мөһим: хезмәт вазыйфасына бәйле рәвештә түрәгә бирелгән акча беркайчан да бүләк булып саналмаячак. Мондый гамәлләрнең куркынычы шунда ки, Россия Җинаять кодексының 290, 291 һәм 291.1 статьяларында ришвәт күләменең иң түбән чиге күрсәтелмәгән. Закон чыгаручы зурлыгына бәйле рәвештә ришвәт төрләренең төгәл классификациясен билгели. 25 мең сумга кадәрге ришвәт – ришвәтнең «минималь» күләме санала.

Игътибар! Күләменә карамастан, ришвәт һәрчак ришвәт булып кала: вазыйфаи зат күләме 3 000 сумнан да артмаган ришвәт алса да, бу барыбер җинаять булып саналачак. Суд практикасында 200 сумлык акчаны да ришвәт дип таныган очраклар бар.   

Күрсәтелгән вазыйфаи зат чынлыкта вәкаләтләре булмау яки вазыйфасын үз мәнфәгатендә куллана алмау аркасында башкара алмаган эшне башкару өчен кыйммәтле әйбер алган булса, бу гамәл вәкаләтләрен үз мәнфәгатьләрендә кулланып кылынган мошенниклык буларак квалификацияләнә (Россия Җинаять кодексының 159 статьясындагы 3 кисәк).

Вазыйфаи затка яки коммерцияле яисә башка оешмада идарәче вазыйфасын башкарган затка тапшырам дигән булып, коммерциячел сатып алу яки ришвәт сыйфатында кыйммәтле әйбер алган, әмма чынлыкта үз сүзендә торырга җыенмаган һәм бу кыйммәтле әйберне үзенә калдырырга уйлаган затның гамәлләре дә мошенниклык буларак квалификацияләнергә тиеш. Аңа тапшырылган кыйммәтле әйберләрнең хуҗалары күрсәтелгән очракларда ришвәт бирергә яки коммерциячел сатып алырга маташкан өчен җавап тота. 

♦ Коммерциячел сатып алу

Коммерциячел сатып алу алда каралган үзләштерергә маташуга бәйле җинаятьләр белән бик күп билгеләр буенча охшаш. Үзенең социаль табигате буенча коммерциячел сатып алуның ришвәт бирү һәм алу белән охшаш яклары күп.Шул ук вакытта законсыз бүләк алу-бирүнең әлеге төре хөкүмәтнең дәүләт органнары системасыннан тыш, вазыйфаи зат статусы булмаган гражданнар тарафыннан башкарыла. Мондый гамәлләр өчен җаваплылык Россия Җинаять кодексының 204 статьясында билгеләнгән. Җаваплылык идарә итү вазыйфасын башкарган затка йөкләнә.

Россия Җинаять кодексының 204 статьясы нормасы нигезендә коммерциячел сатып алу төрле гамәлләр китереп чыгара.

Беренчедән, бу коммерциячел булмаган яки башка оешмада идарә итү вазыйфаларын башкарган затка хезмәт вазыйфасына бәйле рәвештә бирүче файдасына эш башкарган (башкармаган) өчен законсыз рәвештә акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка мөлкәт бирү, аңа мөлкәт характерындагы хезмәтләр күрсәтү, башка мөлкәт хокукы бирү.

Икенчедән, бу коммерциячел булмаган яки башка оешмада идарә итү вазыйфаларын башкарган затның хезмәт вазыйфасына бәйле рәвештә бирүче файдасына эш башкарган (башкармаган) өчен законсыз рәвештә акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка мөлкәт алуы, мөлкәт характерындагы хезмәтләрдән, башка мөлкәт хокукыннан файдалануы. Җәза: коммерциячел сатып алу өчен иң йомшак җәза булып – штраф, иң кырыс җәза булып 12 елга кадәр иректән мәхрүм ителү тора. Гаепле зат коммерциячел сатып алу өчен алты елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Закон чыгаручы бу эшчәнлеккә карата да кызыксындыручы норманы күздә тоткан, аның нигезендә коммерциячел сатып алу рәвешендәге гамәл башкарган зат җинаять кылганнан соң җинаятьне ачарга һәм (яисә) чикләүгә актив рәвештә булышса һәм җинаять эшен кузгатырга хокуклы булган органга ришвәтчелеккә арадашчылык итү турында үз ихтыяры белән хәбәр итсә, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Закон нигезендә ришвәтчелек очрагындагы (Россия Җинаять кодексының 290, 291 һәм 291.1 статьялары) кебек үк коммерциячел сатып алуның да (Россия Җинаять кодексының 204 статьясы) предметы булып, акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка мөлкәт белән беррәттән мөлкәт характерындагы законсыз хезмәтләр һәм мөлкәти хокук бирү дә була ала.

Кыйммәтләр тапшыру эшләре аларны турыдан-туры аларны тапшыру һәм алуга юнәлдерелгән затларның иркенә бәйле булмаган шартлар аркасында барып чыкмаса, бу гамәл ришвәт бирү яки алу, яки ришвәтчелеккә арадашчылык яисә коммерциячел сатып алу буларак квалификацияләнә.  

 Коммерциячел сатып алуга арадашчылык итү

Коммерциячел сатып алуга арадашчылык итү (Россия Җинаять кодексының 204.1 статьясы), ягъни коммерциячел сатып алу предметын бирүче яки коммерциячел сатып алу предметын алучы кеше йөкләмәсе буенча коммерциячел сатып алу предметын тапшырган, яисә әлеге затларга алар арасында коммерциячел сатып алу предметын тапшыру яки алуга башкача ярдәм иткән өчен коммерциячел сатып алу предметы суммасынннан кырык тапкыр күбрәк күләмдә штрафтан алып җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителү яисә алты елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Коммерциячел сатып алуга арадашчылык итәргә вәгъдә иткән яки тәкъдим иткән (Россия Җинаять кодексының 204.1 статьясындгы 4 кисәк) өчен коммерциячел сатып алу предметы суммасынннан унбиш тапкыр күбрәк күләмдә штрафтан алып дүрт елга кадәр иректән мәхрүм ителү яисә өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Әдәбият исемлеге:

1. Россия Федерациясенең Җинаять кодексы.

2. Нәрсә ул коррупция һәм аңа каршы ничек көрәшергә. «Халыкны хокукый агарту» сериясеннән. «Хокукый мәгълүмат фәнни үзәге» федераль бюджет учреждениесе, Мәскәү, 2015 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International