Бүген спорт министрлыгында Татарстан Республикасы спорт ветераннары советы утырышы узды. Чара киңәйтелгән форматта узды һәм 2 өлешкә бүленде:
Утырышның 1 өлешендә ветераннар советы әгъзалары конференц-залга җыелдылар һәм республика районнарында спортның торышы турында докладлар тыңладылар. Бу юлы нотыклар белән Биектау, Алексеевск районнары, шулай ук ТР самбо федерациясе вәкилләре чыгыш ясады.
Рәсми өлештән соң спорт ветераннары киңәйтелгән составта бүләкләү тантанасы өчен актлар залына җыелдылар. Тармак сторожилын Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов сәламләде:
«Безне өйрәткән, тормышка юл биргән кешеләрне онытмау мөһим. Минемчә, бүген залда утыручы кешеләр – Татарстанда спорт үсешенә тренд биргән иптәшләребез, партнерларыбыз, дусларыбыз».
Министр спорт ветераннары берлеге рәисе Альберт Баһаветдинов, Казан шәһәренең спорт ветераннары советы рәисе Павел Никуллин һәм Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ришат Ибәтуллин белән бергә юбиляр ветераннарны бүләкләделәр:
- ТР Бадминтон федерациясе рәисе Юрий Чаплыгинга (50 яшь);
- Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, волейбол буенча югары категорияле тренер Фәнис Садыйковка (60 яшь);
- Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, чаңгы икебәйгесе буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры Айдар Хөснетдиновка (60 яшь);
- ТАССРның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, Россия туриндустриясенең мактаулы хезмәткәре Михаил Гермогентовка (75 яшь);
- Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Геннадий Филюшинга (75 яшь);
- Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чаңгы спорты теориясе һәм методикасы кафедрасы укытучысы Леонид Савосинга (75 яшь);
- Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары, РФ һәм ТР атказанган инженеры Геннадий Захаров (90 яшь).
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм «Игелек йолдызлыгы» Хәйрия фонды арасында «Игелек Лигасы» фондының «Спорт ветераннары Лигасы» юнәлеше буенча максатчан программасы кысаларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.