10-13 апрель көннәрендә Түбән Каманың 1нче спорт мәктәбендә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак.
Ярышларда Түбән Кама, Казан, Яр Чаллы, Зәй, Кукмара һәм Алексеевск районнарыннан 7 команда катнашачак. Алар 2 төркемгә бүленәчәк:
А Төркеме:
1. 1 нче спорт мәктәбе (Түбән Кама);
2. 10 нчы спорт мәктәбе (Яр Чаллы шәһәре);
3. «Хезмәт резервлары» ФСО СШОР (Казан);
4. «Барс» спорт мәктәбе (Зәй).
Б Төркеме:
1. «УНИКС-Юниор» спорт мәктәбе (Казан);
2. «ДООПЦ Батыр» (Кукмара районы);
3. Алексеевск районы спорт мәктәбе
Финал уеннары 13 апрельдә 10:00 сәгатьтә узачак. Турнир расписаниесе һәм уеннар нәтиҗәләре белән сайтта танышырга мөмкин https://tatarstan.russiabasket.ru/competitions/104154?apiUrl=https://reg.infobasket.su
Баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге «Татнефть» ПАО компаниясе ярдәмендә «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы максатлары нигезендә уза. Моннан тыш, турнирны уздыру милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә һәм яшьләрне интернет челтәрендә деструктив һәм радикаль бергәлекләргә тарту куркынычын киметә.