Алабуга районында ГТО нормативларын тапшыру узды

2025 елның 4 апреле, җомга

Бүген Алабуга районында "1 нче спорт мәктәбе" базасында җиңел атлетика манежында шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) ВФСК нормативларын тапшыру узды.


Сынау көч,чыдамлык,сыгылмалылык таләп итә торган төрле нормативларны,шулай ук тизлек-көч мөмкинлекләрен һәм гамәли күнекмәләрне үз эченә алган . Бу сынаулар катнашучыларга үзләренең физик әзерлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде.


ГТО комплексы чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Проектның төп бурычы-сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны халык арасында популярлаштыру. Моннан тыш, чараны үткәрү милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә һәм яшьләрне интернет челтәрендәге деструктив һәм радикаль бергәлекләргә җәлеп итү куркынычын киметә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International