26 апрель көнне Казанда 2025 елгы көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Ак Барс көрәш сараенда узган ярышларда Россиянең 43 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты, алар 60 килограммнан алып 130 килограммнан артыграк авырлык категорияләрендә 10 комплект медаль уйнаттылар.
Ярышларның мәртәбәле кунаклары РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Россия Көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов булды.
Татарстан Республикасыннан турнирда 10 спортчы катнашты. Аларның барысы да призлы урыннар яулады һәм 19 июньнән 23 июньгә кадәр Казанда узачак көрәш буенча дөнья чемпионатында һәм 5 июльдән 7 июльгә кадәр Мәскәүдә узачак көрәш буенча Дөнья кубогында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына керде.
Спортчыларның нәтиҗәләре:
Илфат Миңнегалиев (60 кг) - 1 урын
Илнар Закиров (65 кг) - 1 урын
Ислам Фәләхов (70 кг) - 2 урын
Рамил Синәкәев(75 кг) - 3 урын
Рафаэль Кәлимуллин (80 кг) - 1 урын
Ренас Кәлимуллин (85 кг) - 1 урын
Азат Габдрәшитов (90 кг) - 1 урын
Булат Мусин (100 кг) - 1 урын
Радик Сәлахов (130 кг) - 1 урын
Ранис Гыйләҗетдинов (130 кг. нан артык) - 1 урын