Каланчадан синхрон сикерү буенча дөнья Кубогы суперфиналында көмеш Никита Шлейхерда

2025 елның 2 мае, җомга

Татарстанның суга сикерүчесе Никита Шлейхер Руслан Тернов белән бергә ун метрлы каланчадан синхрон сикерү буенча дөнья Кубогы суперфиналында көмеш медаль яулады.

Спортчылар 426,69 балл җыйды. Алтын Кытайдан килгән парларда.

Яшь спортчыларны һәм аларның остазларын шундый зур казанышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да югары нәтиҗәләр һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International