Ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә торган Балаларны яклау көне алдыннан Сарман муниципаль районының спорт мәктәбендә мавыктыргыч ярышлар — күңелле стартлар узды. Бу чара яшь спортчылар арасында күңелле вакыт уздыру һәм команда рухын ныгыту өчен менә дигән ысул булды.
Моннан тыш, чараны үткәрү милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә һәм яшьләрне интернет челтәрендәге деструктив һәм радикаль бергәлекләргә җәлеп итү куркынычын киметә.