Парашют спорты буенча Татарстан командасы М.Н. Евтюхин истәлегенә уздырылган Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

18-21 июльдә Йошкар-Ола шәһәрендә Россия ДОСААФ аэродромында Россия Герое М. Н.Евтюхин истәлегенә һәм Псков десантчыларының 6 нчы ротасы батырлыгына багышланган парашют спорты буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда Россиянең 11 субъектыннан: Марий Эл, Татарстан, Башкортостан, Самара, Саратов, Ульяновск, Төмән, Мәскәү өлкәләреннән, Ханты-Манси автономияле округыннан, Санкт-Петербург шәһәреннән 55 спортчы, 15 команда һәм оборона ведомстволары һәм оешмалары командалары катнашты. Спортчы-парашютчылар «җиргә төшү төгәллеге»дисциплинасында ярыштылар.

Киеренке көрәштә ТР Үзәк спорт мастеры Говорова Анджела, спорт мастерына кандидатлар Мәһдиева Рамилә һәм Хөснуллин Илнурдан торган Татарстан командасы 2 урынны яулады., Санкт-Петербург командасына гына оттырып.

Чираттагы тапкыр спортчы-парашютчы халыкара класслы спорт мастеры Анджела Говорова, биш сикерүдә 6 сантиметр югары техник нәтиҗә күрсәтеп, әлеге турнирның җиңүчесе булды һәм Татарстан копилкасына тагын бер алтын алып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International